Татарстанда туңулар аркасында шторм кисәтү игълан ителде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Казанда пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин. 14 майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән яңгыр яварга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәрдә мөмкин булган суыклар аркасында республика территориясендә шторм кисәтү игълан итте.
Әйтик, 14 һәм 15 майда төнлә Татарстанда урыны белән туфракта һәм һавада 2 градуска кадәр салкыннар көтелә. Казанда пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән яңгыр яварга мөмкин. Көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Бу вакытта һава температурасы 1-6 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез 13-18 градуска кадәр җылытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International