Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзен изоляцияләгәннән соң автомәктәпләрнең эш тәртибен аңлатты. Ведомство, аерым алганда, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, теоретик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
ТР Министрлар Кабинетының 10 майдагы карары белән төрле категориядәге транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри укыту өлешендә чикләүләр каралмаган, дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
«Автомәктәпләр мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы учреждениеләр түгел. Аларның күбесе-шәхси, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - Шул ук вакытта кайбер чикләүләр билгеләнүгә бәйле рәвештә, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның үз программаларын тормышка ашырганда төрле технологияләр, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләре һәм электрон укыту куллана алуы турында хәбәр итәбез».
Әмма бу теоретик дәресләрне көндезге формада үткәрергә ярамый дигән сүз түгел, дип аныкладылар Мәгариф һәм фән министрлыгында.
"Теоретик дәресләрне гамәлгә ашыру „халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында“ Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чараларын үтәгәндә мөмкин», — дип өстәде матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта шулай ук практик дәресләр (транспорт чараларын йөртү) социаль дистанцияне саклауны исәпкә алып һәм шәхси саклану чараларын кулланып үткәрелергә мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, транспорт чарасында машина йөртүчеләргә кандидатларның санын һәм вакытын минимальләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.