Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген, 15 майда, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән республиканың көнбатышында бераз яңгыр явачак, иртән һәм көндез алар көчәйәчәк һәм бөтен регионга таралачак. Урыны белән яшен булуы ихтимал.

Моннан тыш, уртача көньяктан исүче җил көтелә, ул урыны белән иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +5тән +10 градуска кадәр, ә көнчыгышта – 0дән +5 градуска кадәр. Моннан тыш, туфракта -2 градуска кадәр туңарга мөмкин. Тәүлекнең якты вакытында һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International