Казанда цифрлы үткәргечләр системасында теркәлгән Татарстан халкының шәхси мәгълүматларын бетерә башладылар, алар үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйдән чыгу өчен бирелгән.
Бүген гражданнарның мәгълүмат базасын юк итүнең беренче процедурасы башланды, аны банк белгече бетерә. Контрольне министрлык, Ак Барс банк, ТР Роскомнадзор һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләреннән торган махсус комиссия башкара. Процедура тәмамланганнан соң мәгълүматлар базасын юк итү турында дүрт яклы акт имзаланачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА. Базаны юк итү якынча ике сәгать биләячәк. Системада 1,7 миллионнан артык татарстанлы исем, фамилия һәм атасының исеме, өй адреслары һәм паспорт белешмәләре тупланган.