Татарстан синоптиклары яңгырлар һәм туңулар турында кисәтә

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

18 майда Татарстанда чагыштырмача дымлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аязучан болытлы һава. Вакыт белән республикада яңгырлар булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр. Шул ук вакытта туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр туңарга мөмкин. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптиклары фаразына караганда, якын көннәрдә җылы Татарстанга кайтмаячак. Россиянең Европа өлешендәге күп кенә төбәкләрдә аномаль салкынлык турында РФ Гидрометеорология үзәге хәбәр итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International