Татарстан кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчә

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген, 18 май көнне, Татарстан коронавирусның яңа типтагы Covid-19 чикләүләр таралу сәбәпле кертелгән җиңеләйтүнең чираттагы этабына күчә. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын 17 майда республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Әгәр шәхси тренер бер кеше белән генә шөгыльләнә икән,спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшчәнлеге яңадан торгызылырга мөмкин. Моннан тыш, музейлар һәм китапханәләр ачыла ала. Музейларда аерым кешеләр һәм биш кешегә кадәр булган төркемнәр өчен, ә махсус радио җиһазлары булган очракта – унга кадәр кешеләр өчен экскурсияләр үткәрелергә мөмкин. Ачык һавада профессиональ спортчыларның тренировкаларына тыю бетерелгән. Гадәти гражданнар да ачык һавада спорт белән шөгыльләнә алачак. Шул ук вакытта ишегалды һәм паркларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары элеккечә үк ябык булып калачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International