Айдар Сәлимгәрәев журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

2020 елның 19 мае, сишәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны, полиграфистларны, нәшрият хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

Айдар Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, бүген журналистлар ил һәм республика өчен катлаулы ситуациядә алдынгы, ә массакүләм мәгълүмат чаралары агымдагы санитар-эпидемиологик хәл, аны стабильләштерү һәм халыкка ярдәм итү чаралары турында дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп каналларына әверелгән.

«Сезнең эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз зур әһәмияткә ия-үз материалларыгыз белән сез республикабызның бердәмлеген һәм чәчәк атуын саклап калуга сизелерлек өлеш кертәсез. Массакүләм мәгълүмат чаралары — хакимият һәм җәмгыять диалогының нәтиҗәле мәйданчыгы, алга таба да халыкка тормышның барлык өлкәләрендә барган процесслар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим», — диелә котлауда.

Республика медиасферасында һәрвакыт иҗади, талантлы, битараф булмаган, җаваплы кешеләр эшләде. "Безнең журналистлар югары профессиональлек, яраткан эшенә тугрылык һәм туган Татарстан һәм тулаем ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт белән аерылып тора. Ышанам ки, бу сыйфатлар киләчәктә дә сезнең көндәлек эшегезнең нигезе булачак», — дип ассызыклады «Татмедиа»җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International