Татарстан КФҮндә хезмәтләр исемлеген киңәйттеләр

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан КФҮндә эпидемиягә каршы чаралар кертү аркасында вакытлыча кыскартылган хезмәтләр исемлеген киңәйттеләр. 18 майдан офисларда милли һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алыштырырга, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү билгеләү турында гариза бирергә мөмкин.

КФҮләрдә чикләүләр керткәнче, республика халкына 205 төр хезмәт күрсәтелде. Хәзер офислар 112 төр хезмәт күрсәтә. КФҮ директоры Ленара Мозаффарова сүзләренә караганда, аларның саны акрынлап гадәти дәрәҗәгә әйләнеп кайтачак һәм хәтта артачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан КФҮ килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итүне дәвам итәчәк. Шәхси кабул итү Хезмәт алу өчен документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булмаган очракларда алып барыла.

Кабул итүгә +7 (843) 222-06-20 телефоны буенча яки дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International