Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исеменнән Татарстан ГТХМ башлыгының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин җавап бирде, ул ведомство җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы буларак тәкъдим ителде. Ул законнарга сылтама ясап, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гражданнар гомерләрен, сәламәтлеген һәм шәхси милекләрен яклауга хокуклы, дип белдерде.
Әмма Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге Карары нигезендә, шәхси саклану чараларын бирү башкарма хакимият органнарының «бурычы түгел, ә хокукы» булып тора. Моннан тыш, Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән.
ТР Юстиция министрлыгыннан шулай ук ведомство башлыгының беренче урынбасары Айнур Галимов җавап бирде. Ул хакимиятләрнең гражданнарга шәхси яклау чаралары бирү буенча өстәмә чаралар турында карарлар кабул итмәвен әйтте. Моннан тыш, Россиядә һәм Татарстанда карантинны баш санитар табиб һәм аларның урынбасарлары күрсәтмәсе нигезендә генә кертергә мөмкин.
Моңа кадәр Росздравнадзорда активистларга Татарстанда югары әзерлек режимын бары тик гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү органнары өчен генә керткәннәр, дип җавап бирделәр. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарга даруханәләрдә һәм башка сәүдә нокталарында битлек һәм перчаткалар сатып алырга киңәш иттеләр.