28 майда Татарстан халкы өчен хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак. Гражданнарның сорауларына түбәндәге ведомство вәкилләре җавап бирәчәк:
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
ТР Прокуратурасы,
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы,
ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе.
Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр +7(843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителәчәк.