Татарстан көллиятләренә көндезге формада укуларын яңартырга рөхсәт иттеләр

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары 19 майдан көндезге формада укуларын өлешчә яңартырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

"Хәзерге вакытта илдә һәм безнең республикада халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне регламентлый торган норматив-хокукый актлар нигезендә, вируска каршы саклауны тәэмин итү буенча билгеле бер процедураларны һәм чараларны үтәгәндә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессын көндезге режимга күчерү тыела", — диелә хәбәрдә.

Министрлыкта һөнәри белем бирү оешмасы «белем бирү программаларының аерым структур өлешләре»өчен уку-укыту процессын яңарту турында үзе карар кабул итә, дип аныкладылар. Шул ук вакытта муниципаль берәмлектәге эпидемиологик хәлне исәпкә алырга һәм эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәргә кирәк.

«Хәзер студентлар тарафыннан остаханәләрдә, лабораторияләрдә, җитештерү участокларында биремнәрне үтәүне таләп итә торган барлык практик эшләр башкару мәсьәләсе кискен тора», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Техникум һәм көллиятләр өчен уку елы 30 июньдә тәмамланачак. Кабул итү кампаниясе, гадәттәгечә, 1 июньнән башлана.

19 марттан һөнәри белем бирү системасында белем бирү процессы дистанцион формада үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International