Татарстан хакимияте Яшел Үзән муниципаль районында төзергә планлаштырылган калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проектына алдан халыкара экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә алды. Бу хакта журналистларга ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
"Алдан халыкара экспертиза үткәрелде. Сайланган экспертлар бәйсез һәм безнең республиканың Яшел Үзән районында завод төзелешенә уңай бәя бирә", - диде ул.
Шадриков LGA компаниясеннән экспертиза нәтиҗәләрен (Европа стандартлары һәм таләпләре нигезендә экспертиза) китерде. ТАСС. "Техник эксперт күзлегеннән караганда, заводның сайланган технологиясе һәм аны тиешенчә төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә Евросоюз директивы буенча таләпләр үтәлүдән чыгып эш итәргә кирәк. Бу очракта заводны төзү һәм эксплуатацияләү, куелган сораулар белән бәйле рәвештә, рөхсәт ителгән дип санала", - диде ул.
Министр шулай ук Muller BBM дан экспертиза нәтиҗәләрен дә әйтеп үтте(Россия стандартлары һәм таләпләре нигезендә экспертиза). ТАСС. Аның нигезендә, беренче нәтиҗәләр күрсәткәнчә, предприятие эше, аерым алганда, Россиянең әйләнә-тирә мохит сыйфаты стандартларыннан артмый һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә алмый