Лаеш районы җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8дән башлана.

Алдан язылу һәм кирәкле консультация түбәндәге адрес буенча башкарыла:: Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.

Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International