Лаеш муниципаль районы Советы сессиясе

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттан тыш утыз җиденче сессиясе узды. Анда Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты. Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды, аерым алганда, 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү, 2020 елның 1 кварталында район Башкарма комитетының Резерв фонды акчаларын тоту, аренда түләүләрен кичектереп тору һәм азат итү өлешендә кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү чаралары, хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында Нигезләмәне раслау. Шулай ук ТР Лаеш муниципаль районы Советының «су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына карата концессион килешүләр төзү һәм әлеге субъектларны районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә концессиягә тапшыру буенча чаралар планын раслау турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International