Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен илдән бизнесменнар өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?“ үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга багышланган һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Шул ук вакытта ведомствода, вакыйгада катнашучыларга тере аралашу мөмкинлегеннән тыш, берничә активлык төре: хакимият вәкилләре белән диалог, экспертларның докладлары, бизнес-квиз һ.б. булачак, дип өстәделәр.
«Эшкуарлар һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачаклар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр. Чара дәвамында агымдагы шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү буенча экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак", - дип хәбәр иттеләр форумны оештыручылар.
Форумның Онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы»проектының YouTube-каналында барачак.