Татарстанның VIII Республика ифтарында 500 дән артык волонтер катнашты

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстанда VIII Республика ифтарын оештыруда 500дән артык волонтер катнашты, күбесенчә 17дән 40 яшькә кадәр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова хәбәр итте.

"Волонтерларның төп өлешен вузларда укучы һәм Казанда яшәүче студентлар тәшкил итте. Быел без районнардан беркемне дә җәлеп итмәдек", - дип аңлатты спикер.

Ланч-боксларны җитештерү һәм китереп җиткерү өчен оештыручылар барлык волонтерларга да шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар, шулай ук антисептиклар тәкъдим итте. Барлык иреклеләр дә көнгә биш сәгатьтән дә артык эшләмәде.

VIII Республика ифтары тәмамланганнан соң волонтерлар оештыручылардан бүләкләр һәм футболкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International