Иртәгә, 26 майда, Татарстанда әкренләп температура фонының артуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булырга мөмкин. Уртача көньяк-көнбатыштан исүче җил төньяк-көнчыгышка юнәлешне үзгәртә һәм көндезге сәгатьләрдә көчәя башлый, бу хакта элегрәк «Татар-информ»МА хәбәр итте.
Төнлә һава температурасы 4-9 градус тәшкил итәчәк. Көндез +18, +23 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 27 майда төбәккә 30 градуслы эсселек киләчәк.