Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышынды, аерым алганда, Шуран авылы Мәктәп укучыларының ата-аналары район җитәкчесеннән иске уку йортының эшчәнлеген яңа мәктәп төзелешенә кадәр туктатмауларын үтенде. Шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, территорияләрне төзекләндерүгә, хәйрия оешмасы булдыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Район территориясендә социаль объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр каралды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8дән башлана. Алдан язылу һәм кирәкле консультация түбәндәге адрес буенча башкарыла::
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте.