Екатеринбургтагы Ельцин үзәге медиафасадында Татарстан флагы төсләре яначак

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

27 майда 22.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр Екатеринбургтагы Ельцин үзәге фасады ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы флагы төсләренә буялачак. Бу хакта «Урал татарлары»порталында хәбәр ителә. Акцияне ТРның Урал төбәге буенча вәкиллеге белгече Рифат Йосыпов дөньяның иң югары небоскребы — Дубайда «Бурдж Хәлифә» мисалы белән үткәрергә тәкъдим итте. «Татар халкының бөек бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасының шатлыгын билгеләп үтү һәм уртаклашу мөмкинлеге бирү безгә бик мөһим. Урал һәрвакыт бер — бер артлы күп халыклар яши торган чат булды һәм шулай булып кала да, шуңа күрә 27 майда без Ельцин медиафасадында Татарстанның милли флагы төсләрен кабызуны урынлы дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте «б. н.Ельцинның Президент үзәге» фондының башкарма директоры Александр Дроздов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International