ТАССРның 100 еллыгы: Лаеш районы җитәкчесенең котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне чын күңелдән республикабызның бер гасырлык юбилее белән котлыйм!
Нәкъ йөз ел элек Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты итеп автоном Татар Социалистик Республикасы игълан ителә. Бу тарихи вакыйга Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм төбәк икътисады үсешенә хезмәт итте.
Лаеш районы-республиканың динамик үсештәге районнарының берсе. Көндәлек иҗади хезмәт нәтиҗәсендә Лаеш төбәге сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә уңышлар күрсәтә. Безнең районның тарихы бай, кабатланмас традицияләре, хезмәт сөючән, хуҗалыкчан һәм зирәк кешеләре.
Туган як үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, лаешлылар үзләренең авыллары, шәһәре, районы һәм республика тарихын нәкъ менә алар язулары белән горурлана алалар. Без киләчәккә ышанычлы карыйбыз, үткәнне онытмыйбыз, аның белән безне хыяллар, планнар һәм көтү бәйли.
Барыгызны да ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм! Сәламәтлек, озын гомер, уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуын телим.

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Зарипов

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International