ТР Хөкүмәте үз бакчасыннан продукция сатудан кергән табыш күләмен билгеләде

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкта үстерелгән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне сатканда алынган чиста керем нормативын билгеләде. Карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

"Татарстан Республикасы территориясендә бер сутый җир мәйданыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкта алынган җимешләрне һәм продукцияне реализацияләүдән чиста керем нормативын аена 364 сум күләмендә билгеләү", — диелә документта.

Документ кул куелган көннән үз көченә керә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International