Татарстанда җәй кискен салкыннардан башлана

2020 елның 29 мае, җомга

Бу ялларда Татарстан югары атмосфера басымы басуында булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Әйтик, җомга һәм шимбә ТР югары атмосфера басымы басуында торачак, термометр баганасы төнлә +6 дан +13 градуска кадәр булачак. 29 майда көндез һава температурасы +21, +26 градуска кадәр, ә 30 майда — +24, +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу көннәрдә явым-төшем бик аз.

Якшәмбе көнне синоптик вәзгыять үзгәрәчәк һәм һава торышы көньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысы астында формалашачак. Төрле интенсивлыктагы яңгырлар фаразлана, көндез яшенле яңгыр, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Киләсе атна салкыннардан башланачак. Җәйнең беренче көнендә Республика салкын атмосфера фронты узганнан соң циклонның тыл өлешендә булачак. Аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Төнлә температура +6 дан +11 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр булачак.

Сишәмбе көнне шулай ук бераз яңгырлар көтелә. Төнлә һава температурасы + 3тән +8 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр булачак. Температура фоны янә нормадан 4-5 градуска түбән булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International