Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров республика районнары башлыкларыннан азык әзерләүгә мөмкин кадәр җаваплы карауларын сорады.

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров республика районнары башлыкларыннан азык әзерләүгә мөмкин кадәр җаваплы карауларын сорады. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры муниципалитетлар белән узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Җәббаров терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, терлек азыгының туклыклы булуын билгеләүгә һәм терлекләргә булган ихтыяҗны бәяләүгә җитди карарга чакырды. "Сыйфатлы азык сезгә акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк һәм сөт һәм ит җитештерүнең рентабельлеген арттырачак", - дип ассызыклады ул.

Яңа ашату стандартлары нигезендә, терлекләргә булган ихтыяҗны исәпкә алу һәм азыкның туклыклы булуын бәяләү коры матдәдәдә булган алмаш энергиясендә башкарылачак. Шулай итеп, терлек азыгына алмаш энергиясе күбрәк булган саен, аның туклану һәм сыерларның продуктлылыгы да күбрәк икән.

"1 литр сөт җитештерүгә уртача 700 грамм коры матдә кирәк булачак, 11 млрд.га кадәр алмаш энергия булганда", – дип аныкладылар министрлыкта.

Татарстанда сыерларның уртача еллык сөт продуктлылыгын 6,5 мең – 7 мең литр дәрәҗәсендә тәэмин итү һәм терлекләрнең баш санын җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен 4,1 млн.тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос һәм 0,7 млн. тонна печән әзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International