"Ял көннәрендә 1001 ләззәт: туган Татарстанда ял ит" маршруты эшли башлады»

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында татарстанлыларга һәм төбәк кунакларына "яллар өчен 1001 ләззәт: туган Татарстанда ял ит" дигән атналык яңа турны тәкъдим итәләр. Алабуга, Болгар, Кама Тамагы һәм Чистайда туристлар өчен кызыклы программалар әзерләнгән. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат конференциясендә белдерде. Спикер сүзләренә караганда, турның бәясе бер кешегә 2200 сум тәшкил итә, бу бәягә яшәү, туклану (иртәнге һәм ике төшке аш) экскурсияләр кертелгән. Яңа программалар Татарстанның яңа почмакларын ачарга һәм ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән «Visit Tatarstan»сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International