30 мең татарстанлы электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып баруны сайлау хокукыннан бары тик эшләүче гражданнар гына файдалана. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның мәгълүматлар исәбе бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләр хезмәткәрләрне хезмәт кенәгәсенең формаларын сайлау мөмкинлеге белән имза куйдырып таныштырырга, ел ахырына кадәр хезмәт кенәгәсенең кайсы формада алып барырга кирәклеге турында гариза алырга тиешләр.

Шунысын искәртү урынлы, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон варианты күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән тиз һәм үзенә җайлы вакытта таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен Дәүләт хезмәтләре яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинеттан чыгартып алырга, потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсе югалмый, анда кенәгәнең кагәзь вариантын тутырганда җибәрелергә мөмкин булган хаталар,  төгәлсезлекләргә юл куелмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International