Рафис Борһанов һәм Илдус Зарипов бүген Усад авылында яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты
Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Эш барышы белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов танышты. Төзелешне 2021 елның 1 мартына тәмамлау планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ишекләрен ачачак.
Проект буенча биредә хәрәкәтчән уеннар һәм тыныч ял итү өчен мәйданчыклар, мини-футбол кыры һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика уеннары өчен мәйданчык булачак. Мәктәп бинасы өч катлы подваллы булачак. Беренче катта актлар залы һәм ашханә булачак. Икенче катта-спорт залы, лаборантлар, йортчылык кабинетлары, китапханә.
Лаеш районы матбугат хезмәте.