Татарстанның авыл районнарында Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында ябык сәүдә үзәкләре этаплап эшли башлаячак. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторлар клубының онлайн утырышында белдерде, дип хәбәр итә төбәк бизнес-омбудсмены аппараты матбугат хезмәте.
Киңәшмә барышында авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы җәмәгать вәкиле Диана Миндубаева сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, «зур булмаган район үзәкләрендә сәүдә комплекслары, асылда, кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора». Шуңа бәйле рәвештә, ул эшне яңадан башлап җибәрергә мөмкин булган критерийларны билгеләргә кушты.
«Без бу теманы җентекләп өйрәнәбез. Якын көннәрдә авыл районнарында сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.