Татарстанда 2023 елга кадәр 71 балалар лагере ремонтланачак. Бу максатларга 4,9 млрд. сум каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.
Докладчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы кабул ителүен искә төшерде. Республика программасы буенча 2019-2020 елларда 23 объект ремонтланды.
«Бу ял итүчеләр санын сменага 500 кешегә яки узган ел дәрәҗәсендә булган күләмгә 2 мең плюс итеп арттырырга мөмкинлек бирде. 2023 елга кадәр Татарстанда тагын 71 балалар сәламәтләндерү лагере ремонтланачак. Бездә косметик ремонт ясау яки түбәне алыштыру да җитә торган лагерьлар бар. Алар буенча чыгымнар зур булмаячак", - дип сөйләде Садыйков.
Быел Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен 1,8 меңнән артык ял оешмасы эшләячәк. Бу 119 стационар шәһәр яны лагере, 9 санатор-курорт оешмасы, 75 палатка лагере, 1024 мәктәп яны лагере, 659 хезмәт һәм ял лагере.