Татарстанда күпфатирлы йортлар ишегалларында Конституциягә төзәтмәләр буенча 1 июльгә билгеләнгән тавыш бирү мәйданчыклары оештырылырга мөмкин.
"Элмә астында урын оештырылачак. Халык ишегалдына чыга һәм тавыш бирә ала",— дип аңлатты журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.
Ул ассызыклаганча, "бу барлык ишегалларында да булмаячак". Процедурага сайлау комиссиясенең ике әгъзасы, күзәтүчеләре җәлеп ителәчәк. Волонтерлар сайлаучыларга температураны үлчәячәк.
"Бу массакүләм характерда булмаячак. Һава торышының нинди булуы бик мөһим. Әгәр яңгыр ява икән, мондый форма кулланылмаячак",— дип тәмамлады сайлау комитеты башлыгы һәм мондый тавыш бирү кибеткә барудан куркынычсызрак булыр, дигән ышаныч белдерде.