Габиш авыл җирлегендә социаль ипотека буенча ике йорт төзелә башлады. Эшләрнең барышы белән Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов танышты.
Ул төзелеш компаниясе вәкилләре белән аралашты, алар төзелеп килүче йортлар проектын тәкъдим иттеләр.
Төньяк микрорайонында ике яңа йорт барлыкка киләчәк. Габишевода "социаль ипотека" программасы буенча барлыгы 6 йорт төзелеше планлаштырылган. 3 йорт-60 фатир, калганнары-56.