Татарстанда башка төбәкләрдән килүчеләргә үз-үзләрен изоляцияләмичә калырга рөхсәт иттеләр

2020 елның 5 июне, җомга

5 июньнән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгәннәргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр.

3 июньдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

Элегрәк Федерациянең башка субъектларыннан килүчеләр өчен карантин кирәклегенә багышланган карарның 10 нчы пункты яңа редакциясендә спорт объектлары һәм храмнарның эш тәртибен регламентлый.

«5 июньнән башлап Россия гражданнары Татарстанга өстәмә белешмәләрсез (Covid булмавы, антителлар булуы турында һ. б.) килә ала. "Барыгызны да кунакка көтәбез! #visittatarstan " – дип язган үзенең Instagram ' ында туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International