Татарстан халкын Россия көненә багышланган «гражданнар имтиханы» онлайн-тестында катнашырга чакыралар.
Имтиханны 9 июньнән 12 июньгә кадәр РФ Гражданнар имтиханы сайтында Теләгән һәркем тапшыра ала.
"Сораштыру уңышлы узганнан соң һәр катнашучы электрон исемле сертификат алачак", - дип билгеләп үтә инициатива авторлары.
«Гражданлык имтиханы» акцияләре – төрле өлкәләрдә гражданлык компетенцияләрен онлайн-тикшерү өчен билгеләнгән. Мондый тест беренче тапкыр 2019 елның 12 декабрендә, РФ Конституциясе көнендә узды. Ул вакытта анда 200 меңнән артык россияле катнашты.