11 июнь көнне Столбище авыл җирлегендә газны туктатып тору планлаштырылган

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Столбище авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, газ килү туктатылачак. Эшләр 2020 елның 11 июнендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр барачак.⠀Бу чорда белгечләр барлык газ приборларын сүндерергә һәм алардан файдаланмаска киңәш итә.
Газ исе барлыкка килгән очракта 8(843) 221-83-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International