Бүген Илдус Зарипов Лаеш урамнарын һәм ишегалларын төзекләндерүне карап чыкты. Башкарылган эшләр турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев хәбәр итте. Администрация, кайбер предприятиеләр һәм оешмалар көче белән территорияләр беркетелгән, үләнне төзекләндерү һәм чабу эшләре башкарылган. Зарипов җитәкчеләр белән аралашты һәм якын көннәрдә тәртип урнаштыру буенча барлык эшләрне төгәлләргә кушты.
Шәхси йортлар янындагы территорияләргә килгәндә, Лаеш районы җитәкчесе белән аралашканда, халык үз биләмәләрен төзекләндерергә әзер булуларын белдерде, шәһәрдә тәртип һәрберебездән башлана, дип билгеләп үтте.
Бүген Лебедева, Декабристлар, Маяковский, Тукай урамнары буйлап йөреп чыктылар, Горький паркы һәм Җиңү паркы территориясен карадылар.
Киләсе тикшерү пәнҗешәмбегә планлаштырылган.
Лаеш районы матбугат хезмәте