Лаеш районының баш батыры Лада Гранта автомобиле алачак! 12 июньдә Лаешта Сабантуйның кульминациясе батырны билгеләү булачак. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм сәгать 10да башлана.
Программада-ат чабышлары, капчык киеп йөгерү, көянтә белән йөгерү, авыш баганага менү, чүлмәк вату, әтәч тоту, капчык белән сугышу, гер күтәрү, кул көрәше, футбол, волейбол, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, концерт программасы, балалар өчен уен программасы.
Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!
Лаеш районы матбугат хезмәте.