ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Район Советының зур залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Россия Федерациясенең "Обеспечение доступным и комфортным жильем и коммунальными услугами граждан Российской Федерации" Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча комиссиянең уртак күчмә утырышы кысаларында түбәндәге темаларга “түгәрәк өстәл” үтте:

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе тарафыннан оештырылган, Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Листая страницы истории Лаишевского края" конкурсында катнашкан район мәктәпләре китапханәләре китапханәчеләрен, укытучыларын һәм укучыларын бүләкләү булды. Конкурста катнашучыларга музей буйлап экскурсия оештырылды, аларны музей фондларында сакланучы раритет басмалар белән таныштырдылар. Чара азагында Лаешның 2нче мәктәбе укучылары үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЗАГС бүлеге начальнигы Лаешның 2нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында ачык дәрес үткәрде. Сыйныф җитәкчеләре Татьяна Викторовна Нохратская белән бергә укучылар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Дәрес барышында укучылар гаилә һәм балаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Ә ахырда укучыларга үзләренең туу турындагы язмалары белән танышу мөмкинлеге бирелде.

2017 елның 10 апрелендә ЗАГС бүлегендә көннең беренче яртысында 5 яңа туган бала теркәлгән. Аларның икесе малайлар – Рафаэль, Матвей һәм 3 кыз – Дина, Изабелла, Әминә. ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле әти-әниләргә балалары туу турында таныклык тапшырдылар һәм гаилә бәхете, иминлек, йортларына игелек теләделәр.

11 апрельдә Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары арасында «Знатоки природы» турниры үткәрелде. Әлеге чараның максаты: җанлы һәм җансыз табигать турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү, табигатькә мәхәббәт уяту, экологик культура тәрбияләү, интерактив характер бирү исәбенә укыту процессын оптимальләштерү.

 

Комлы Ковали балалар бакчасында авыл китапханәсе китапханәчесе Космонавтика көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне искиткеч «Малышам о звездах и планетах» китабы белән таныштырдылар. Алар шулай ук йолдызлар турында күп нәрсә белделәр, Киек каз юлы галактикасында булдылар, кояш системасы планеталарына бардылар. Һәм барысы бергә шундый нәтиҗәгә килделәр: беренче космонавт Ю.А.Гагарин җирне космостан күргәндә: “Ул нинди матур!” дип сокланганда хаклы булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International