Маркетплейста уңышлы бизнес төзү, һәр мәйданчыкның эш нечкәлекләре һәм су асты ташлары турында ТР Электрон сәүдә үзәге белгечләре һәм Мәскәүдән чакырылган спикерлар сөйләде.
Маркетплейслар - e-commerce базарының иң уңышлы сегментларының берсе. Елдан-ел аларның популярлыгы арта гына бара. Лаеш районында гына да соңгы елда электрон сәүдә мәйданчыкларында 400 ләп эшкуар теркәлгән. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Җамалиев хәбәр итте.