Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, авыл җирлекләре башлыклары һәм район җитәкчеләре катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Укучыларны диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне профилактикалау, шулай ук объектларның сакланышы мәсьәләләре каралды.
Төп игътибар булачак массакүләм бәйрәмнәр — Масленица, Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә бирелде.
Утырыш йомгаклары буенча районда куркынычсызлыкны көчәйтүгә, террорчылык күренешләрен кисәтүгә һәм халыкны яклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр эшләнде.