Февральдә Татарстан Республикасы яшь интеллектуалларны һәм технарьларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк — биредә Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы ярышлары узачак. Чара укучыларның интеллектуаль үсеше һәм яшь талантларны инновация эшчәнлегенә җәлеп итү бурычлары кысаларында гамәлгә ашырыла.
16 февральдә эстафетаны Лаеш районы кабул итәчәк. Лаеш техник-икътисадый техникумы мәйданчыгында ике технологик юнәлеш буенча ярышлар узачак — БПЛА белән идарә итү һәм программалаштыру. Катнашучылар дроннар белән идарә итү һәм алар өчен программа тәэминаты эшләү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.