2026 елның 1 апреленнән кибетләр кисәкләп түләүгә алына торган товарларга һәм тулы бәясе түләнә торган товарларга төрле бәяләр куя алмаячак. Бу шәхси ихтыяҗлары өчен сатып алулар ясаучы физик затларга гына кагыла.
Кисәкләп түләүгә сатып алганда белергә тиешле мөһим моментлар:
— Кисәкләп түләү мөддәте 6 ай тәшкил итәчәк.
— Кисәкләп түләү биргән өчен һәм түләүләрне кабул иткән өчен бүләк хакы каралмаган.
— Кисәкләп түләү килешүе буенча түләүне вакытында үтәмәгән өчен штраф бурыч суммасының елына 20% тан артмас.
— Сатып алучылар өстәмә комиссияләр һәм штрафларсыз кисәкләп түләүне вакытыннан алда ябып бетерергә хокуклы.
— Кисәкләп түләү килешүендә товар яки хезмәт турында тулы мәгълүмат, түләү графигы, шулай ук түләүне вакытында үтәмәгән өчен штраф күләме күрсәтелергә тиеш.
— Россия банкы кисәкләп түләү сервисы операторлары реестрын алып бара башлаячак.
Билгеләп үтү мөһим: яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 апреленә кадәр төзелгән кисәкләп түләү килешүләренә кагылмый.