«Нэфис» хәйрия фонды РФ Дәүләт Думасы депутаты, фондны оештыручы Ирек Богуславский инициативасы белән Бөтенроссия рус фольклоры фестивале "Каравон«ны хуплады. Фонд чараны оештыруга миллион сум юнәлтте. Бәйрәм иртәгә, 23 майда, Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында узачак.
Фестиваль катнашучылары һәм кунаклары өчен «Нэфис» фонды шулай ук хуҗалык химиясе белән 500 бүләк җыентыгы тапшырды. Алар составына каты сабын, чистарткыч чаралар, кер юу порошоклары һәм савыт-саба юу чаралары керде.
«Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре — безнең уртак мәдәни байлыгыбызның нигезе. Аларны саклау җәмгыятьтә үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итә һәм буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итә. „Каравон“ фестивале — традицияләрнең халкыбыз өчен яшәвен һәм яратылуының ачык мисалы», — дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нэфис» ХФ оештыручысы Ирек Богуславский.
Билгеләп үтәбез, «Нэфис» хәйрия фонды фестивальне үткәрүне ел саен хуплап килә. Узган ел "Каравон«ны 20 меңнән артык кеше караган.
«Каравон» — Татарстанда билгеләп үтелә торган рус халык мәдәниятенең иң якты бәйрәмнәренең берсе. Аның мәйданчыгында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясый, конкурслар, осталар ярминкәләре һәм борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар уза. Фестивальнең төп үзенчәлеге — үзенчәлекле «үрдәк» адымы белән әйлән-бәйләннәр. 2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты указы буенча бәйрәм дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән.