Татарстан Рәисе һәм Лаеш районы башлыгы «Казань марина» курортын төзү мәсьәләләрен тикшерделәр

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы территориясендә «Казань марина» турист территориясе проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Төп мәсьәләләрне тикшерүдә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов «Казань марина» стратегик проект икәнен, аны тормышка ашыру республиканың турист потенциалын сизелерлек ныгытырга, шулай ук эш белән тәэмин итүне арттырырга һәм икътисадның кушылма тармакларын үстерергә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады. Бу проект «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Очрашуда тәэмин итүче инфраструктура төзү һәм курорт объектларын салу буенча эш мәсьәләләре тикшерелде.

Эш очрашуы йомгаклары буенча протокол имзалау узды. Документ астына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Корпорация Туризм. РФ» АҖ генераль директоры Василий Швец һәм «Экспобанк» АҖ директорлар советы рәисе Игорь Ким кул куйды.

«Казань марина» соңгы 30 ел эчендә төзелә торган 300 яхтага исәпләнгән тулы цикллы мариналы беренче үзәк булачак. 43,1 га мәйданда 3–4 йолдызлы категорияле 1250 номерлы кунакханә объектлары булган тугыз инвестиция лоты төзү планлаштырыла. Турист территориясенең гомуми мәйданы — 72,9 га.

Республика һәм район икътисады өчен бу әһәмиятле проект: якынча 1,9 мең яңа эш урыны булдырылачак. Объект файдалануга тапшырылгач, елга 620 мең туристка кадәр кабул итә алачак. Лаеш районы өчен «Казань марина» — үсеш өчен яңа мөмкинлекләр, инвестицияләрне җәлеп итү һәм турист территориясе статусын ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International