Пәрәүдә кышкы Сабантуй.

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
8 март иртәсендә мәдәният йортыннан агылган җыр-моң Пәрәү халкына бәйрәм тантанасын бүләк итте. Авыл халкы , кунаклар бәйрәмгә җыйналды. Авыл “Чишмә” һәм “ Йолдыз” командаларына бүленгән иде. Яше- карты рәхәтләнеп ярышларда катнаштылар. Утын кисү, утын яру, чиләк –көянтә белән йөгерү, капчык киеп чабыш, канат тартышу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, чаңгы ярышы, гер күтәрү, кул көрәштерү,чүлмәк ватыш- болар барысы да кышкы Сабантуйда уйнатылды. Бәйрәмгә авылыбызның    “Алтын канатлар” бию төркеме кызлары башкаруындагы биюләр, Ирек Каримов, Илгизәр Зиятдинов , Фәридә Гомәрова башкаруындагы җырлар  ямь өстәде. Бәйрәмдә дуслык җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International