Татар Сараланы авылында Нәүрүз бәйрәме

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Татар Сараланы авылында, күпләр тарафыннан яратылып үткәрелүче, гадәткә кергән бәйрәм "Нәүрүз" булып узды. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә библиотекарь Зиганшина Н.А. һәм клуб мөдире Нуруллина Т.А зур өлеш керттеләр.

 Бәйрәм турында авылдашыбыз Рамзия Давытева үзенең "Нәүрүз" шигырендә:

                     Нәүрүз

 

Нәүрүз –сүзе “Яңа көн” дигән сүз,
Төн белән көннең тигезлеге көне.
Халык теләк тели,уңыш тели барда –
Бүген шатлыклы бәйрәм төне

Элекеге гөреф-гадәтне бозмыйча,
Бәйрәмебез бик күңелле үтсен.
Салам Торхан карачкыны яндырып,
Бар борчулар янсын ,бездән китсен!

Әнә асылынган бик зур казан,
Ә астында дөрләп учак яна.
Кем ярмасын,кемдер маен биргән –
Һәрберебез өлеш керткән аңа.

Барыбыз да тәлинкәсен тотып,
Көтәбез пешкәнен ботканың.
Илләр тыныч,имин булсын.
Нәүрүз бәйрәмнәре булсын  тагын!

 

                                                                                                  Рәмзия Давытева

                                                         Татар Сараланы авылы




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International