Тиздән Казанда беренче хәләл авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шундый чара үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. Шул хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Николай Бочков белдерде. Аның сүзләренә караганда, Казан базарларында һәр ветеринария лабораториясендә хәләл продукцияне тикшерү өчен махсус җиһазлар һәм кораллар, аерым кләймә дә бар. Кагыйдә буларак, хәләл продукцияне татар милләтеннән булган ветеринар тикшерә.
“Казан” агросәнәгать паркы да кирәкле җиһазлар һәм ветеринария лабораториясе белән җиһазланган, тиздән анда беренче хәләл авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Бу көнне Татарстан авыллары тауар җитештерүчеләре үз продукцияләрен алып киләчәк.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева).