Укучылар Пәрәү авылындагы янгын сүндерү оешмасына экскурсиягә барды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген 8 сыйныф укучылары Пәрәү авылындагы янгын сүндерү оешмасына (отдельный пост по охране с. Пелево казанского отряда ППС РТ) экскурсиягә барды. Укучылар янгын сүндерүче булу өчен нинди сыйфатлар кирәклегенә, янгын сүндерү машиналарының эшләү механизмы серләренә төшенделәр, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Очрашу барышында һәр укучы үзен кызыксындырган сорауга җавап тапты, ә янгын сүндерүчеләр укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Без дә үз чиратыбызда авылыбыз сагында торган курку белмәс янгын сүндерүчеләр коллективына авыр эшләрендә зур уңышлар телибез, авлыбызда беркайчан да янгыннар булмасын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International