2014 елның беренче кварталында Татарстанда яшәүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталы аша 257 млн сумга 95 мең түләү башкарган.
Ай саен күрсәткечләр саны үсеп бара: гыйнвардә – 28 мең түләү, февральдә – 29 мең түләү, мартта – иң югары күрсәткеч 37 мең түләү башкарылган. Тулаем алганда 2014 елның беренче кварталында ТКХ түләүләре 2013 елның аналогик вакыты эчендә үскән: 2013 елда беренче квартал өчен – 41 мең түләү, 2014 елда – 95 мең түләү башкарылган. Шулай ук анда счетчиклар күрсәткечләре дә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, “ТР хезмәтләр портлы”ның ( uslugi.tatarstan.ru ) мобиль кушымтасын бушлай AppStore һәм PlayMarket каталогыннан алып була.