"2014 ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Ожмекова икенче урын алды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм 70000 сум күләмендә сертификат иҗади педагогка лаеклы бүләк булды.
"Татарстан Республикасы педагог-китапханәчесе-2014" республика конкурсының "Милли традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә Имәнкискә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова җиңүче дип табылды. Аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, 10 мең сум күләмендә сертификат һәм электрон китап тапшырылды.
"Татарстанның иң яхшы математика укытучысы-2014" республика конкурсында актив катнашуы өчен Лаешның 2 нче мәктәбе математика укытучысы Ирина Кузнецова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.