Мин татарча сөйләшәм»дә - велохәрәкәт

2014 елның 25 апреле, җомга



Бүген Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” велохәрәкәте уза. Иллегә якын активист акциянең эмблемасы төшкән футболкаларын киеп, Казан шәһәренең үзәк урамнары буйлап велосипедларда йөриячәк, юлда очраган кешеләргә әлеге акциянең төп максатлары турында сөйлиячәк. Велохәрәкәт барышында шулай ук флешмоблар үткәрү дә көтелә.


Велосипедистлар төркеме сәгать кичке алтыда Горький паркыннан старт алып, үзәккә таба юнәләчәк. Соңыннан Казансу буйлап, Кирмән аша Бауман урамына барачаклар. Маршрутның соңгы ноктасы - “Казан” гаилә үзәге.

Акциянең төп максаты булып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, татар яшьләре арасында велосезон ачу, шулай ук гала-концертка чакыру тора. Концерт вакытында тугызынчы тапкыр уза торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәләре игълан ителәчәк.

Быел акция үз эченә берничә чараны ала: республика мәктәпләре арасында бәйге, “Татар-дозор” квест уены, велохәрәкәт, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру һәм Бауман урамында йомгаклау концерты.

Быелгы тамашада, гадәттәгечә, "тере тавышка" башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Бауман урамында инде тугызынчы мәртәбә уздырылучы “Мир татарча сөйләшәм” акциясендә Татарстанның төп инди-лейблы булган Yummy Music бу ел тагын да күбрәк яңа артистлар һәм яңа стильләр тәкъдим итә. Тере тавыш беркемне дә битараф калдыра алмаячак.

Быел акциядә менә кемнәр катнашачак: үз эченә төрек музыкасын, татар шигъриятен һәм заманча биюләрне алганYummy Music Band һәм гаҗәеп Ширин белән Альбина яңа чыгачак пластинкадагы дебютларын бүләк итәчәк. Azat Soundsystem Азат Гильмутдинов белән берлектә, этно, джаз, ска һәм татар телен кушып, танылган шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлары «Emergenza», «Соседний мир» (Украина), Papuca-fest (Словакия) фестивальләрендә, Бөтендөнья джаз фестивалендә (Литва) яңгырады.

Концертта шулай ук беренче каналдан барган “Голос” проектында катнашкан, йодль техникасы белән Александр Градскиның үзен таң калдырган Язилә Мөхәммәтова, татар такваторының һәм панк-рогының аталары - “Ачы –Таң” төркеме катнаша. Моннан тыш чарага килүчеләрне башка бик күп кызыклы башкаручылар көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International