Җәйне балалардан да ныграк көтүче юктыр ул, мөгаен. Мәктәпкә барасы, дәрес-имтиханнарга әзерләнәсе юк - өч ай буе рәхәтләнеп ял итәсең. Ата-аналар исә шул җәйге көннәрдә балаларының көч туплап, истә калырлык тәэсирләр алуын тели. Шул ук вакытта алар нарасыйларның ялы бәла-казаларсыз узсын дип тә кайгырта. Шуңа да күпләр улларын-кызларын, көннәр буе өйдә утырганчы яки урамда караучысыз йөргәнче дип, лагерьларга урнаштырырга тырыша.
Кемгә мәктәп яны, кемгә табигать кочагы
«Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында»гы республика программасы менә инде 18 ел гамәлдә. Быел аның нигезендә 212 меңнән артык баланы ял иттерү каралган. Әмма ел саен диярлек бу план арттырылып үтәлә. Агымдагы елда да билгеләнгән план белән генә чикләнергә җыенмыйлар. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "Лето" республика үзәге методисты Рөстәм Йосыпов хәбәр иткәнчә, бу юлы төрле ял формалары белән колачланган балалар исәбе 1-3 процентка күбрәк булыр дип уйланыла.
Балаларның ялын оештыруга быел 1 миллион 219 мең сум (шуның 1 162 меңе - республика бюджетыннан) тоту каралган. Татарстан казнасыннан бүленгән акчалар күләме 100 мең сумга арттырылса, үзәк казнадан килгән сумма бу юлы, киресенчә, азайган. Димәк, быел имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм авыр тормыш хәленә эләккән балалар өчен ял мөмкинлекләре кимрәк булачак.
Соңгы елларда мөмкин кадәр күбрәк баланы стационар лагерьларда ял иттерү ягын карыйлар. «Мәктәпкә берничә сәгатькә килеп китү ул нинди ял була инде? Стационар лагерьларда исә балалар дус-ишләре белән рәхәтләнеп аралаша, сәламәтлеген ныгыта, укуын да дәвам иттерә», - дип билгеләп үткән иде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов. Әмма шулай да, шәһәр читендә, Кара диңгез буенда урнашкан лагерьларда ял итү бәхете һәр балага да тәтеми. Шуңа да мәктәп яны лагерьлары элеккечә ел әйләнәсендә иң күп баланы кабул итә. Быелгы каникул вакытларында мондый ял формасы белән 90 меңгә якын бала колачланачак.
Лагерьлар яңара
Ел саен балалар ялын сыйфатлырак итәргә тырышалар. Моның өчен соңгы елларда лагерьлар төзекләндерелә, заманча шартлар тудырыла. Әмма ял базаларын рәткә китерүгә ел саен матди мөмкинлекләр бик чикле була иде.
Узган елда исә әлеге системаны модернизацияләүгә ел саен финанслар бүлеп биреләчәк дип вәгъдә ителде. Һәм, чыннан да, бу юнәлештәге эшкә тулы куәттә алындылар. 13 сәламәтләндерү лагерен төзекләндерүгә 100 миллион сум акча каралган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инде май ахырына ук ял үзәкләре балаларны кабул итүгә әзер булсын дигән күрсәтмә бирде.
Кырым балалар өчен ерагайды
Балаларның һәм яшьләрнең Кара диңгез яры буенда ялын оештыру буенча да әзерлек эшләре бара. Ел саен «Черноморец» республика үзәге 6 меңләп баланың ялын кайгырта. Кара диңгез буенда урнашкан 8 стационар лагерьнең алтысы Кырым ярымутравында, тагын икесе Анапада урнашкан. Әмма Украинадагы сәяси хәлнең четерекле булуы Кырымдагы лагерьларның эшчәнлеген сорау астына куйган иде. Биредәге лагерьларның беренче сменаларын үткәрмәү турында карар кабул ителде. Әмма проблемаларны тиз арада хәл итә алдылар. Беренче төркем балалар ярымутрауга инде июнь аенда ук юл тотачак.
Быел Кырымга юл да озынрак булачак. Элек безнең малай-кызлар Симферопольгә кадәр поезд белән барган булса, хәзер Украина аша юл ябык. Шуңа да быел «Кавказ-Керчь» паром кичүен кулланырга карар кылганнар. «Черноморец» республика үзәге директоры Генадий Ветров сүзләренчә, быел балаларны Анапага кадәр поездда алып бару, аннары автобусларда «Кавказ-Керчь» кичүенә илтү ниятләнә. Паромнарны автобуслар каршы алып, балаларны лагерьларга таратачак.
Кырымдагы лагерьларның урынын да алыштырырга туры килгән. Хәзер алар ярымутрауның көнчыгыш ярлары буенда урнашачак. Ял үзәкләренең саны да киметелгән. Быел биредә 5 лагерь генә эшлиячәк.
Барлыгы Кырымда быел республика программасы буенча 1,7 мең баланы ял иттерү ниятләнә. 2013 елда исә 2,2 мең малай-кыз ташламалы юлламалар белән, тагын 800е - тулы бәягә барган.